Алексеевск районы Ивановский авылында ирекле янгын сүндерүчеләр шәхси мунчаны сүндергәннәр. Янгын турында хәбәр сәгать 19.32 дә “112” бердәм коткару хезмәтенә хуҗадан килгән. ДПО “Лебедино” иреклеләре янгынны үзләре сүндерә алган һәм януны 10 минутта бетергәннәр. Коткарылган милек суммасы 500 мең сум тәшкил иткән. Янгынның алдан чамаланган сәбәбе – мичне кулланганда янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәмәү.
Арча районы Штерә авылында иреклеләр сәгать 0.20 дә ООО СХП “Татарстанның” ташланган бинасын сүндергәннәр. 1 сәгать 27 минутта ачык януны бетергәннәр. Янгын нәтиҗәсе буларак, үлүче һәм зыян күрүче юк. Бинаның түбәсе 70 кв. метрда янып беткән. Янгынның алдан чамаланган сәбәбе – электр җиһазын кую кагыйдәләрен үтәмәү.