Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 97 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 19 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 31 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
Сәбәпләре: ут төртүдән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. ДТПга –2 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 1 янгын, эзләү эшләренә – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
22.08.2016 ел 19.37 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 52/09 йорт, фатир.
Тугыз катлы панель торак йортта икенче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. 6 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1985 елгы ир-ат һәлак булды. Баскыч буенча алты бала коткарылды. Янгынның сәбәбе – ут төртү.
22.08.2016 ел 08.11 Сарман МР, Ляки авылы, буа.
МЧС коткаручылары судан, 1975 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – ачыклана.
22.08.2016 ел 11.40 Спас МР, Болгар шәһәре, Идел елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1961 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – җиһазлвндырылмаган урында су коену.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.