Тәүлек эчендә Татарстанда 21 янгын чыккан

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 123 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 21 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 50 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 21 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 9 янгын, транспорт чарада – 3 янгын, бакча йортында  – 1 янгын, печәнлектә – 1 янгын.

Сәбәпләре: транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, яшеннән – 4 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын.      

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 11 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Батып үлгән кешене эзләү буенча – 4 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

21.08.2016 ел 13.58 Казан шәһәре, СНТ «Кооператор», 1 нче аллея, 3 нче бакча йорты.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 5 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1956 елгы хатын-кыз зарар күрә. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

21.08.2016 ел 23.08 Яр чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, Энтузиастов бульвары, 10 йорт.

Биш катлы панель торак йортның ике бүлмәле фатирда ут чыкты. 4 кв.м. мәйданында җиһаз һәм суыткыч янды. Янгын сүндерүчеләр махсус коткару җиһазы белән 4 кешене коткарды. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

22.08.2016 ел  00.45  Питрәч  МР, Богородское авылы, Үзәк урамы.

Бер катлы бүрәнәле ташландык бинада ут чыкты. Мәйданы 30 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янган хәрабәләр арасында коткаручылар, 1967 елгы хатын – кыз мәетен таптылар. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

21.08.2016 ел 15.15 Әгерҗе МР, Янга–Аул авылы, буа.

МЧС коткаручылары судан, 1978 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су коену.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International