Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 104 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 48 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 2 янгын, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, янгынга – 1 янгын, төрекөмешне җыю буенча – 1 янгын, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
16.08.2016 ел 14.23 Алабуга МР, «Нижнекамскнефтехим» бакчачылар ширкәте, 47 нче участок.
Ике катлы кирпеч бакча йортында, мунчада һәм каралтыда ут чыга. Мәйданы 68,5 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1985 елгы хатын-кыз һәм 1990 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынны сүндергән вакытта янгын хәрабәләр арасында коткаручылар, 2015 елгы бала мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.