Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 108 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 34 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 42 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 2 кеше зарар күрә, 36 кеше коткарыла.

Сәбәпләре: материалларның һәм матдәләрнең үзеннән –үзе януы аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын,  җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында  – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.  

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 8 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 3 янгын,  батып үлгән кешене эзләү буенча – 3 тапкыр,  янгынга – 1 янгын, югалган кешене эзләү буенча – 1 янгын,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

15.08.2016 ел 06.00 Яшел Үзән МР, Осиново бистәсе, Ленин урамы, 6 нчы йорт.

Тугыз катлы кирпеч торак йортта җиденче каттагы фатирда ут чыга. Мәйданы 75 кв.м. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча 30 кешене коткара. 2 кеше зарар күрә, аларны төрле тән җәрәхәтләре белән Яшел Үзәннең хастаханәсенә озаттылар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.  

15.08.2016 ел 22.58 Биектау МР, Бирюли Зверсовхоз поселыгы, Шоссейная урамы, 9 нчы йорт.

Өч катлы торак йортта икенче каттагы фатирда җиһаз янды. Мәйданы 20 кв.м. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча 6 кешене коткарды. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.  15.08.2016 ел 12.23 Яшел Үзән МР, Урыс Наратлы авылы, Кубня авылы.

МЧС коткаручылары судан, 1977 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су коену.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International