Ятимнәр йортының балалары янгын сүндерүчеләргә кунакка килгән

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Красный Бор авылын саклау буенча Татарстан республикасы янгынга каршы хезмәт Яр Чаллы отрядының аерым пост эшчеләре Әгерҗе муниципаль районы Красный Бор авылының “Ласка” социаль ятимнәр йортының кече группа балалары өчен ачык ишекләр көнен үткәргәннәр.

Янгынга каршы хезмәтнең эшчеләре аерым пост буенча экскурсия үткәргәннәр. Моннан тыш, балалар янгын сүндерү машиналарының кабинасында утырып, янгын сүндерүченең хәрби киемен һәм каскасын киеп карый алганнар. Экскурсия ахырында балаларга янгын килеп чыкканда үзеңне ничек тоту һәм янгынны ничек булдырмау турында сөйләгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International