Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 102 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 39 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын.
Сәбәпләре: материалларның һәм матдәләрнең үзеннән –үзе януы аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын,ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 17 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 1 янгын, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 5 тапкыр, янгынга – 1 янгын, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
14.08.2016 ел 11.36 Казан шәһәре, Совет районы, Сибир Тракты, 34 нче йорт, 10 нчы корпус, ООО ПО «Полимерупак».
Дүрт катлы тимер бетон бинада ут чыга. 15 кв.м. мәйданында басма станогы яна. Зарар күрүчеләр һәм үлүчеләр юк. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
14.08.2016 ел 14.30 Казан шәһәре, Киров районы, “Глубокое” елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1980 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау ораганнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су коену.
14.08.2016 ел 19.11 Түбән Кама МР, Прости авылы, Кама елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 2007 елгы малай мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су коену.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.