Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 100 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 48 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын.
Сәбәпләре: транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җитештеру процессның техник регламентын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, материалларның һәм матдәләрнең үзеннән –үзе януы аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
13.08.2016 ел 23.15 Казан шәһәре, Әмәт урамы, 61.
Шәхси йортның чормасында ут чыга. Мәйданы 50 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1949 елгы хатын – кыз зарар күрә. Янгынның сәбәбе - көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
13.08.2016 ел 18:41 Яшел Үзән районы, Айшә авылы, Мәктәп урамы, 106 "Б" йорты.
1974 елгы хатын – кызга һөҗүм итү һәм үтерү юлы белән ут төртәләр. Ялкынны янгын сүндерүчеләр килгәнче сүндерәләр. Зарар күргән хатын-кызны хастаханәгә озаталар.
13.08.2016 ел 13.50-14.22 Казан шәһәре, Идел елгасы.
1971 елгы ир-ат елгада батын үлә. Аның үле гәүдәсен җирле халык алып чыга. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
13.08.2016 ел 14.00-16.30 Тукай МР, Бетьки торак пункты, Кама елгасы.
Ир - атның югалуы турында хәбәр килә. Яр Чаллының зональ – коткару отрядының коткаручылары траления методы белән ир-атның үле гәүдәсен табалар
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.