“ГТХМ – имин җәй өчен!” Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар балалар савыктыргыч лагерларында профилактик акцияне дәвам итәләр

2016 елның 12 августы, җомга

Бу мәртәбә профессионаллар Юрий Гагарин исемендәге балалар савыктыргыч лагерының кызларына һәм малайларына имин ял итү белемнәрен биргәннәр. Кунакка 4 нче ПСЧ ОФПС-7 янгын сүндерүчеләре янгын сүндерү һәм коткару автомобилендә, Казан Башкарма Комитеты Гражданнарны саклау идарәсенең коткаручылары, шулай да ОСВОД вәкилләре килгән.

– Без инде 15 нче тапкыр шундый профилактик чараларны балалар белән үткәрәбез, – диде Казан Башкарма Комитеты Гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимурханов. – Бу эш юкка гына үткәрелми. Балалар төрле сораулар бирә, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда андый-мондый очракта нишләргә. Ә безнең бурычыбыз – кисәтергә, янгын яисә су янында ял иткәндә һәлакәт килеп чыкканда хәрәкәт итәргә һәм карарлар кабул итәргә өйрәтергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International