Краснодар краеның “Витязево” балалар савыктыргыч лагерында янгын нәтиҗәсе буларак, зыян күрүче юк

2016 елның 12 августы, җомга

2016 елның 11 нче августында сәгать 22.00дә Краснодар крае Витязево авылында “Витязево” балалар савыктыргыч лагерында янгын килеп чыккан. Ике катлы кирпеч корпус янып беткән. Янгын вакытында шул корпусның балалары тышкы дискотекада булганнар иде. Үлүче һәм зыян күрүче юк. Лагерның 5 корпусында барлыгы 960 бала, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 560 бала, ял итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International