Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 77 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 40 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 6 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән  – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, яшеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, ризыкны пешергән вакытта ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.    

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. ДТПга – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.

11.08.2016 ел 01.05  Яр Чаллы шәһәре, Парковая урамы, 12а йорты

Ике катлы кирпеч торак йортта ут чыкты. 2 кв.м.мәйданында кер юу машинасы янды. Утны йорт хуҗасы үзе сүндерә. Зарар күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Янгынның сәбәбе  - яшен.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International