Тәүлек эчендә Татарстанда 1 янгын чыккан

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 102 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 57 тапкыр, кыска ялганыштан – 7 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 1 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.

10.08.2016 ел 01.55 Азнакай шәһәре, Газинур урамы, 32 нче йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. 30 кв.м. мәйданында аш бүлмәсендә һәм коридорда җиһаз янды. Янгын сүндерүчеләр, 1931 елгы хатын - кызны коткардылар һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшырдылар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.

09.08.2016 ел 15.05 Алабуга МР, Олы Шурняк авылы, Вятка елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1956 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International