Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 116 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 28 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 50 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, яшеннән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
08.08.2016 ел 14.47 Минзәлә шәһәре, Изыскатель урамы, №3/4 нче йорт.
Биш катлы кирпеч торак йортның бишенче каттагы фатирда ут чыга. 30 кв.м. мәйданында җиһаз һәм чуп-чар яна. Янгын сүндерүчеләр, 1967 елгы фатир хуҗасын һәм 1962 нче елгы дустын коткаралар. Икесен дә Минзәләнең хастаханәсенә озаттылар, 1962 елгы ир хастаханәгә һәлак була. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.