Тәүлек эчендә Татарстанда 12 янгын чыккан

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 116 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 23 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 33 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 8 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 3 тапкыр, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, печәнлетә – 1 янгын.

Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 8 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 17 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр,  суда югалган кешене эзләү буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр,  төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.

07.08.2016 ел 00.05 Яр Чаллы шәһәре, ГЭС поселыгы, 8/24 йорты.

Биш катлы кирпеч торак йортта бер бүлмәле фатирда ут чыкты. 0,5 кв.м. мәйданында агач идән һәм электр челтәр янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1961 елгы фатир хуҗасы зарар күрде. Төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатырды. Янгынның сәбәбе - көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

07.08.2016 ел 08.00 Казан шәһәре, Совет районы, Зәкиев урамы, 14 нче “а” йорты, АЗС «Гефест».

МЧС коткаручылары нефть җитештерү пары белән агуланган ике кешене коткардылар һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшырдылар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International