Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 124 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 55 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 3 тапкыр, транспорт чарада – 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 24 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 9 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, суда югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
05.08.2016 ел, 11.54, Азнай районы, Актүбә шәһәр тибындагы поселык, Камарова урамы, 22 йорт.
Күп фатирлы йортта ут чыкты. Мәйданы 17,5 кв.м. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча тугыз кешене коткара, шуларның өчесе бала. Шулай ук өченче каттан, 1936 елгы хатын-кызны коткардылар. Янгынның сәбәбе – ут төртү.
05.08.2016 ел 09.50 Түбән Кама шәһәре, Кама елгасы
ОСВОД хезмәткәрләре судан, 1980 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су коену.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.