Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2016 елның 5 августы, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 88 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 28 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 3 тапкыр.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, матдәләрнең һәм материалларның үзеннән – үзе яну аркасында – 1 тапкыр, сүндерелмгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр,  суда югалган кешене эзләү буенча – 5 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.

04.08.2016 ел 10.10 Әлмәт МР, Юкәле авылы, җирле буа.

МЧС коткаручылары судан, 1950 нче елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су коену.

04.08.2016 ел 19.45-00.35 Яшел Үзән МР, Түбән Ураспуги торак пукты, буа

МЧС коткаручылары судан, 1959 елгы былыкчыны чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

04.08.2016 ел 22.20 БөгелмәМР, М.Бөгелмә торак пункты, елга

Коткаручылар батын үлгән, 1987 елгы хатын – кыз мәетен эзлиләр. Ачыкланганча ике хатын - кыз һәм бер ир-ат җиһазландырылмаган пляжда ял иттеләр, спирт эчемлекләрен эчтеләр. 1987 елгы хатын – кыз су коену өчен суга кереп китте һәм чыкмады. 23.07 фаҗига булган урынга 7нче зональ коткару отрядының коткаручылары килде. Траллау ярдәме белән 1000 кв.м тикшереп чыктылар. Эзләү эшләре нәтиҗәләрен бирмәде. Эзләү эшләре дәвам итә.

04.08.2016 ел 09.30-21.30 Түбән Кама  МР, Түбән Кама шәһәре, Кама елгасы

 МЧС коткаручылары батып үлгән, 1980 елгы ир-ат мәетен эзлиләр. Әлеге ир сәрхүш хәлдә җиһазландырылмаган урында су коенган. Эзләү эшләре нәтиҗәләрен бирмәде. Эзләү эшләре дәвам итә.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International