Канализация коеда үлгәннәр

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 4 нче августында 9 сәгать 14 минутта Әлмәт шәһәрендә ремонт эшләрен үткәргәндә ике ир-ат канализация коеда тончыгып үлү турында хәбәр килгән. 1990 һәм 1984 елларда туган эшчеләрнең икесе дә саклану чараларсыз коега төшкән, агып җыелган суларга егылып батып үлгәннәр. 8 метр тирәнлектәге кое 3 метрга якын тулы булган иде. Сәгать 11 дә мәетләр чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International