Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 95 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 41 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 1 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, яшеннән – 1 янгын, транспорт чараның электр җиһазы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ризыкны пешергәндә ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, суда югалган кешене эзләү буенча – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
02.08.2016 ел 11.47 Тукай МР, Түбән Суыксы СП, Иске Сарман урамы, 15/2 нче йорт, төзүчеләр индустрия базасы, ООО «Мостоотряд № 3» территориясе, ООО «Декинг» арендага алынган склад бинасы.
Бер катлы тимер – бетон склад бинасында эшкәртелгән май янган. Мәйданы 80 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1971 елгы ир-ат зарар күргән, төрле тән җәрәхәтләре белән Яр Чаллы хастаханәсенә озатылган. Янгынның сәбәбе – җитештерү процессының технологик регламетын үтәмәү.
02.08.2016 ел 12.55 Чистай шәһәре, Энгельс урамы, 142 нче йорт, ТЦ «Эссен».
Балалар товарларын сата торган сәүдә павильонында ут чыга. Мәйданы 10 кв.м. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, сәүдә үзәгенең хезмәткәрләре 150 кешене коткара. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
03.08.2016 ел 01.51 Лаеш МР, Тетеево авылы, Кояшкай бакчачылар ширкәте, 541 нче йорт.
Бер катлы кирпеч мунчада ут чыга. Мәйданы 2 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1959 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
03.08.2016 ел 03.14 Балык Бистәсе МР, Ямашево авылы, Тукай урамы, 20 нче йорт .
Бер катлы бүрәнәле торак йортта һәм каралтыда ут чыга. Мәйданы 120 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1931 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе – ачыклана.
02.08.2016 ел 13.59 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, Кама елгасы.
ОСВОД коткаручылары бата торган, 2000 елгы яшүсмерне коткарганнар һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшырганнар. Ваыйганың сәбәбе - җиһазландырылмаган урында су коену.
02.08.2016 ел 21.05 Яшел Үзән шәһәре, Идел елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1957 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе - җиһазландырылмаган урында су коену.
02.08.2016 ел 19.40-20.40 Яр Чаллы шәһәре, Мелекеска елгасы
МЧС коткаручылары судан, ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар (шәхесе ачыклана). Фаҗиганең сәбәбе - җиһазландырылмаган урында су коену
02.08.2016 ел 06.35-09.45 Яр Чаллы шәһәре, Кама елгасы, ГЭС поселыгы.
МЧС коткаручылары судан, 1979 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе - җиһазландырылмаган урында су коену.
02.08.2016 ел 06.55-12.05 Мамад МР, Кама елгасы Яңа торак пункттан алып Тарасово торак пунктка кадәр.
МЧС коткаручылары судан, 1939 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе - ачыклана.
02.08.2016 ел 16.00-19.20 Лениногорск районы, Карагай торак пункты, буа.
МЧС коткаручылары судан, 1998 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе - җиһазландырылмаган урында су коену.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.