Тәүлек эчендә Татарстанда 12 янгын чыккан

2016 елның 2 августы, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 120 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 22 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 51 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 4 янгын, төзелү вагонында – 1 янгын.  2 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, яшеннән – 1 янгын, транспорт чараның электр җиһазы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ризыкны пешергәндә ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын.   

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 5 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 7 тапкыр,  суда югалган кешене эзләү буенча – 3 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

01.08.2016 ел  13.39 Казан шәһәре, Мәскәү районы, Ибраһимов урамы, 14 нче йорт.

Биш катлы  торак йортта икенче каттагы бер бүлмәле фатирда аш бүлмәсендә ут чыккан. 1 кв.м. мәйданында тәрәзә рамы янган.  Янгын сүндерүчеләр, 1973 елгы ир-атны коткара, төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла.  

Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

01.08.2016 ел  20.58  Әлмәт шәһәре, Муса Җәлил урамы, 24 нче йорт.

Дүрт катлы торак йортта дүртенче каттагы бер бүлмәле фатирда җиһаз янды. Мәйданы 2 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1963 елгы ир-ат зарар күрде. Медицина ярдәменнән баш тартты. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

01.08.2016 ел 13.25 Лаеш МР, Комлы Ковали авылы, Ковали елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1978 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су коену.

01.08.2016 ел 18.15 Казан шәһәре, Идел буе районы, Воскресенская урамы, Урта Кабан елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1993 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – суда куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International