Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыкканТәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 100 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 135 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 39 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.

Сәбәпләре: транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын,   җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 6 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр,  суда югалган кешене эзләү буенча – 5 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

31.07.2016 ел 08.11 БөгелмәМР, Карабаш шәһәр тибындагы поселок , Карабаш сусаклагычы

МЧС коткаручылары судан, 1964 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге ир 30 июль көнне югалган була. Фаҗиганең сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су коену.  

31.07.2016 ел 09.05 Лаеш МР, Бима авылы тирәсендә, Мишә елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1990 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе -  суда куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

31.07.2016 ел 06.50 Мамадыш МР, Кама елгасы

Яңа торак пунктан алып Тарасово торак пунктка кадәр батып үлгән, 1939 елгы балыкчыны эзләделәр. Эзләү эшләре нәтиҗәләр бирмәде, дәвам итә.

31.07.2016 ел 13.00 Түбән Кама, Каракүл елгасы, Шишкин хутор бакчачылар ширкәте.

29 июль көнне югалган һәм батып үлгән, 1972 елгы ир-атны эзләделәр. Таптылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар.

 31.07.2016 ел 16.40 Яр чаллы шәһәре, ГЭС пляж

1975 елгы ир-ат батып үлде. Ике сәгать дәвамында эзләделәр. Эзләү эшләре нәтиҗәләр бирмәде, дәвам итә.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International