Ярышларда Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Казан шәһәренең янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләрен үткәрү хезмәтенең (СПТиПАСР) 12 хезмәткәре катнашкан. Катнашучылар янгын сүндерү спорты буенча нормативлар биргән. Болар йөз метрлы киртәле полосаны чыгу, каек йөгерү һәм штурма баскычы белән өйрәнү манарасының 4 нче каттагы тәрәзәсенә менү. Ярышлар нәтиҗәсе буенча Казанның ОФПС-5 СПТиПАСР башлыгы урынбасары С.Н. Гурьянов иң яхшы булып чыккан. Әлмәт гарнизонының ОФПС-5 СПТиПАСР кизү смена башлыгы Г.В. Семашко икенче урынны алган. Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенең СПТиПАСР кизү смена башлыгының өлкән ярдәмчесе Р.М. Гирфанов Казанга бронзаны алып киткән.