2016 елның 18 нче июлендә 8 сәгать 49 минутта Түбән Кама районында Түбән Афанасово авылы янында чистарту төзелешләре территориясендә ләмдә поши батканы турында хәбәр килгән. 9.00 дә вакыйга урынына Түбән Кама муниципаль районы буенча аучылык белгече чыккан. 9.15 тә ЗПСО № 6 коткаручылары чыккан.
11.00 дә коткаручылар баулар һәм аулау хуҗалыгының УАЗ машинасы ярдәме белән пошины чыгарганнар. Мөгезле хайван, аңына килгәч, үзе урманга йөгереп качты.
Коткару операциясендә барлыгы 6 кеше һәм 3 берәмлек техника катнашкан.