Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2016 елның 19 июле, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 4 янгын,бакча йортында  – 2 янгын.  

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакыта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр челтәрнең саклау аппаратын сайлау һәм техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар.   Ишекләрне ачу буенча – 6 тапкыр,  ДТПга – 3 тапкыр, суда югалган кешене эзләү буенча – 3 тапкыр,  югалган кешене эзләү буенча  - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

18.07.2016 ел 15.33 Алабуга МР, Свиногорье авылы,  Кама елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1985 елгы хатын-кыз мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

18.07.2016 ел 08.25 Спас МР,  Ярдәм авылы.

МЧС коткаручылары һәм МВД хезмәткәрләре 17 июль көнне югалган, 1937 елгы хатын-кызны таптылар.

18.07.2016 ел 09.15-13.15 Түбән Кама МР, Яңа Афанасово торак пункт тирәсендә, Биологик чистарту корылмалары.

“112” мәгълүматы буенча чистарту корылмаларда поши баткан. Үзе чыга алмый. Коткаручылар аркан һәм УАЗ машинасы  белән хайванны чыгардылар.     

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International