Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2016 елның 17 июле, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 127 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 63 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда  –  1 янгын,бакча йортында – 1 янгын.  

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын.

мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, газ җиһазын кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар. 

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар.   Батып үлгән кешене эзләү буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

17.07.2016 ел  01.38  Чистай шәһәре, Космонавтлар  урамы, 15 нче йорт.

Ике катлы кирпеч торак йортта икенче каттагы өч бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 3 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә , 1968 елгы ир-ат һәлак була. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

16.07.2016 ел  11.55  Лаеш МР, Лаеш шәһәре, Кама елгасы.
ГИМС хезмәткәрләре патруль иткән вакытта, 1987 елгы хатын – кызны коткардылар һәм ярга чыгардылар. 
16.07.2016 ел 14.45  Буа МР, Яшевка авылы, җирле буа.
МЧС коткаручылары судан, 2006  кыз бала мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

 16.07.2016 ел  14.20  Балык Бистәсе МР, Урыс Ошняк авылы,  Кама елгасы
ГИМС хезмәткәре судан, 1966 елгы хатын – кызны коткарды.
16.07.2016 ел  18.30  Яшел Үзән МР, Осиново бистәсе, елга
МЧС коткаручылары судан, 1967  елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
16.07.2016 ел  19.32  Казан шәһәре, Совет районы, «Полимер» бакчачылар ширкәте, Мочилищенск елгасы
Җирле халык судан, 1987 елгы хатын –кыз мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
16.07.2016 ел  21.30  Югары Ослан МР, студенец авылы, Идел елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1976 елгы хатын –кыз мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә: 

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 

                                                                                                       

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International