Тәүлек эчендә Татарстанда 13 янгын чыккан

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 83 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 28 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 4 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 6 янгын, каралтыда  –  4 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, яшеннән – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән- 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 6 тапкыр чыктылар. 

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 18 тапкыр чыктылар.   Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр,  ДТПга – 3 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә: 

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 

                                                                                                       

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International