Русия ГТХМ ның “Йөзәргә өйрән” акциясенең икенче Казан этабында дистәләрчә бала катнашкан. Чара Казанда “Нижнее Заречье” пляжында бик уңышлы үткән. Анда Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе ГИМС Үзәгенең хезмәткәрләре, йөзү буенча спорт мастерлары, “Казаноргсинтез” бассейнының спорт йөзү мәктәбенең тренерлары, ГТХМ һәм ОСВОД коткаручылары катнашкан. Моннан башка, бу бөтенрусия акциясе нигезендә ГИМС дәүләт инспекторлары балалар савыктыргыч лагерларында һәр сменада йөзү һәм суда үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату буенча дәресләр үткәрәләр.