Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 74 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, җылыту мичне һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 6 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. ДТПга – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
06.07.2016 ел 13.59 Казан шәһәре, Идел буе районы, Рихарда Зорге урамы, 100 нче йорт.
Тугыз катлы торак йортта бишенче каттагы фатирда балконда ут чыга. Мәйданы 10 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1989 елгы ир-атны коткара. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
06.07.2016 ел 18.00 Алабуга МР, Покровское авылы, Кама елгасы.
Җирле халык судан, 1983 елгы ир-атны чыгара һәм хокук саклау органнарына тапшыра. Әлеге ир 2 июль көнне югала. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
06.07.2016 ел 20.00 Ютаза МР, Каркале авылы.
МЧС коткаручылары урман массивында югалган, 1953 елгы ир-атны табалар. Медицина ярдәме кирәк булмады.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.