Ашыгыч хезмәтләрнең 100 дән артык кешесе, 20 дән артык йөзү чарасы һәм башка техникасы Идел елгасы суында теплоход һәм кече көймә авариясе белән бәйле берләшкән авария-коткару эшләрен үткәрү тәртибе буенча махсус тактика күнегүләрендә катнашкан. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы ГТХМ ның хезмәткәрләреннән башка күнегүләрдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Катастрофалар медицинасы үзәге, Казан районы су юллары һәм суднолар йөреше, Казан елга порты, Русия ЭЭМ Транспортта Казан линия идарәсе, ЭКОСПАС Казан үзәгенең вәкилләре дә катнашкан.
Күнегүләрнең җитәкчесе, ТР кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов эшләтелгән министрлыкларның һәм идарәчелекләрнең көчләре һәм чаралары гамәлләрен нәтиҗәләп, барлык хезмәтләр операцияне югары профессиональ дәрәҗәдә эшкәрткәнне билгеләп алды.