Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 81 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 30 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Сәбәпләре: ут төртүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, җылыту мичне һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 янгын, ДТПга – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 3 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
05.07.2016 ел 11.30 Яшел Үзән МР, Васильево шәһәр тибындагы поселок, Сумка елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1983 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
05.07.2016 ел 19.00 Тукай МР, ГЭС поселыгы, Мелекеска елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1982 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.