6 нчы июльдә Казан елгасы порты суында зур күнегүләр үтәчәк

2016 елның 5 июле, сишәмбе

Елга порты суында “Ярославец” теплоходы һәм “Казанка-6” моторлы көймәсе бәрелгән. Теплоходта янгын чыккан, кешеләр суга эләккән. Шундый сценарий буенча 6 нчы июльдә сәгать 13:00 дә Казан елга портының 8 нче причалы янында ГТХМ, Сәламәтлек министрлыгы, ЭЭМ, елга порты хезмәтләре һәм “Татфлот” суднолар йөрешле компания көчләренең бәла кичерә торганнарны коткару һәм суда янгынн сүндерү буенча махсус тактик күнегүләр башланачак. Барлык гамәлләр реаль вакыт режимында эшкәртеләчәк. Күнегүләрдә 100 дән артык кеше, 20 дән артык йөзү чарасы һәм янгын сүндерүчеләрнең, коткаручыларның, ГИМС инспекторларының, транспорт полициясенең һәм медицина катастрофасы табибларының башка техникасы эшләтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International