Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2016 елның 5 июле, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 123 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 23 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 57 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын, печәнлектә – 1 янгын.     

Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, эретеп –ябыштыру эшләрен алып барган вакыттан янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 4 янгын,   электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 6 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар.  Югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International