Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 72 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 30 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 1 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Эзләү эәләренә – 2 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 янгын, ДТПга – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча –6 тапкыр.
01.07.2016 ел 07.16, Зәй шәһәре, Победа проспекты, 1 нче йорт.
Тугыз катлы кирпеч торак йортның өченче каттагы өч бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 15 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1945 елгы хатын – кызны коткара. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
01.07.2016 ел 18.30 Казан шәһәре, Сарман урамы, Кабан елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1983 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачклана.
01.07.2016 ел 22.21 Тукай МР, Чаллы-Яр причалы янында, Кама елгасы.
МЧС коткаручылары катерны буксир белән чыгардылар. Катерда ир-ат һәм хатын-кыз була. Зарар күрүчеләр юк. Вакыйганың сәбәбе – катерның моторы төзек булмау.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.