Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2016 елның 1 июле, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 77 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 31 тапкыр, кыска ялганыштан – 8 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр.  Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, транспорт чараның электр җиһазы төзек булмау аркасында – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар.  Коткару эшләренә – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 янгын,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

30.06.2016 ел 15.20 Югары Ослан МР, Урман Моркваши авылы тирәсендә

МЧС коткаручылары урман массивында, 1946 елгы ир-атны табалар. Әлеге ир 29 июнь көнне югала. Табиблар караганнан соң, өйгә озатылды.

01.07.2016 ел 03.10  Алексеевск МР,  Саконы авылы, Кама елгасы.

МЧС коткаручылары көймәне буксир белән ярга чыгардылар. Көймәдә, 1979 ир-ат була. Аны коткаралар. Вакыйганың сәбәбе – көймәнең моторы төзек булмау.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International