Дәүләт янгын күзәтү, Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләреннән, янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылардан торган күп санлы агитбригада бүген балаларга Иминлек көнен үткәрер өчен шәһәр читендәге “Полёт” балалар савыктыргыч лагерына килгән. Профессионаллар балалар белән җәйге вакытта имин тәртип буенча әңгәмәләр үткәргән, аларга суда коткару һәм януны сүндерү буенча практик белем биргән. Шундый профилактик эшкә күрә шәһәр читендәге җәйге лагерларда ял итә торган балаларның күбесе батучыга ничек ярдәм итәргә, нинди дә булса экстремаль хәлдә ничек үзеңне дөрес тотарга һәм тыныч булырга икәнне белә һәм шуларны практикада куллана ала.