Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең район бүлекләре арасында көчләрне һәм чараларны хәрбичә җәелдерү буенча республика ярышларның финалы Арчада хуҗаларның, ТР буенча 7 нче ФПС отряды Арча районы ПСЧ-107 янгын сүндерүчеләренең, җиңүе белән үтте. Төп приз өчен шәһәр стадионында үзләренең отрядларында янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре арасында зональ ярышларны җиңгән иң яхшы 9 төркем ярышкан. Икенче һәм өченче урынны ТР буенча 8 нче ФПС отряды вәкилләре алган. Туры китереп, ПСЧ-114 (Чүпрәле муниципаль районы) һәм ПСЧ-153 (Васильево).