Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 70 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 янгын. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 3 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, газ җиһазын кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Эзләү эшләренә – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 янгын, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
27.06.2016 ел 17.40 Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ авылы, Мәләкәскә елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1980 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
27.06.2016 ел 14.38 Тукай МР, Биюрган авылы, Кама елгасы.
Коткаручылар паруслы катамаранны буксир белән ярга чыгардылар. Үлүчеләр һәм зараркүрүчеләр юк. Вакыйганың сәбәбе ачклана.
27.06.2016 ел 18.10 Казан шәһәре, Казансу елгасы.
Коткаручылар 2 катамаранны буксир белән ярга чыгардылар. Катамаранда 4 кеше булган: ике ир-ат 1983 һәм 1995 елгы, һәм ике бала 2004 һәм 2006 елгы. Вакыйганың сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.