Биектау районында Калинино авылы янында “Русия коткаручылар берләшмәсе” Русия иҗтимагый оешманың “ВОСТОК России-2016” (Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш зонасы) дигән эзләү кинология расчетларының беренчелеге үтте. Ярышларда 35 Чиләбе, Сыктывкар (Коми Республикасы), Яр Чаллы, Казан, Саров, Уфа, Түбән Новгород, Пермь кинология расчетларын вәкил иткән 9 төркеме катнашкан.
Төркем нәтиҗәдә беренче урынны Казан һәм Яр Чаллы кинология расчетларыннан корылган җыелма төркеме алган. Икенче урында – Пермь крае төркеме. Өченче урынны Чиләбенең “Россоюзспас” төркеменең вәкилләре алган.