Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Чулпан авылын саклау буенча Түбән Кама отряды аерым пост эшчеләре суда имин тәртип кагыйдәләре, янгын куркынычсызлыгы буенча төшенчәләр белән танышуга юнәлгән профилактик әңгәмә үткәрер өчен “Заречный” мәктәп лагерына килә торган балаларга кунакка килгәннәр. Шундый ук чараны Минзәлә муниципаль районы Югары Тәкермән авылының урта гомумбелем мәктәбе карамагындагы “Родничок” мәктәп лагерында Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Хуңамәт авылын саклау буенча Яр Чаллы отряды аерым пост эшчеләре үткәргәннәр.