Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 75 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 33 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын, печәнлектә - 1 янгын.
Сәбәпләре: көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, матдәләрнең һәм материалларның үзеннән – үзе яну аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, эзләү эшләренә – 4 тапкыр, ДТПга – 1 янгын, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
25.06.2016 ел 14.50 Питрәч МР, Шәли авылы, җирле сулык.
Җирле халык судан, 1986 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.