Чәчәк кую йоласы

2016 елның 24 июне, җомга

Бөек Ватан сугышы башлануының 75 еллыгы көненә янгын сүндерү хезмәткәрләре, кадет сыйныфлары укучылары һәм ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отряд ветераннары ТР Алабуга муниципаль районы Тарловка авылында урнаштырылган мемориалга чәчәкләр куйган. Сугыш вакытында Тарловкада санаторий территориясендә Кызыл Армия гаскәрләрен дәвалар өчен эвакуацион госпиталь булган иде. Госпитальдә бөтен үлгән кешеләрне Кама яр буенда күмәләр иде. 1989 елда гаскәриләр каберлеген җирле зиратның территориясенә күчерделәр. Шунда күптән түгел истәлекле обелиск ачканнар.

Бу чара Русия ГТХМ системасында Янгын сүндерү хезмәте елы нигезендә үтте. Йола вакытында яшь хезмәткәрләр алдында теләкле сүзләрне Яр Чаллы янгын сүндерү хезмәте гарнизонының ветераннар советы рәисе Анатолий Рябов һәм протоиерей Олег Богданов әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International