2016 елның 23 нче июнендә сәгать 18:40 та Яшел Үзән муниципаль районы Олы Ключи, Светлое озеро торак пунктлары районында Robinson R44 вертолеты мәҗбүри утыру ясаган. Борт командиры сүзләреннән вертолет чаңгыларында тора, арт винты һәм редукторы ватылган, үлүче һәм зыян күрүче юк. Вакыйга урынына Биектау районы “Коркачык” аэродромыннан эвакуатор һәм Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының оператив төркеме чыккан. Авиация һәлакәтенең сәбәбе ачыклана.