Бүген Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отрядының 9 төркеме ярышкан. Икенче этапта катнашыр өчен Яшел Үзәнгә Кайбыч, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Апас, Югары Ослан һәм Кама Тамагы муниципаль районнарыннан иң яхшы төркемнәр килгән. Әлеге конкурста авыл торак пунктларын саклау буенча хезмәт итә торган янгын сүндерү бүлекләре катнашкан.
Бөтен этапларны барысыннан да тизрәк һәм остарак Васильево авылының янгын сүндерүчеләре үтеп чыкты. ПЧ-153 төркеме беренче урынны алды. Чүпрәле муниципаль районының ПЧ-114 янгын сүндерүчеләре икенче булды. Ә бронза Карамалы Тау авылының ПЧ-154 төркеменә эләкте. Инде киләсе атнада ук шул өч җиңгән төркемнәргә Арча шәһәрендә 29 нчы һәм 30 нчы июньдә үткәрелә торган республика ярышларының ахыргы этабында ярышырга туры киләчәк.