Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 79 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 10 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 2 янгын.

Сәбәпләре: җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында– 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән- 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 5 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар.  Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, эзләү эшләренә – 2 тапкыр, ДТПга – 1 янгын, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.

22.06.2016 ел 01.05 Алабуга шәһәре,  Казанская урамы,  16 йорт.

Бер катлы бүрәнәле сарайда ут чыга. Мәйданы 80 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1976 елгы ир-ат зарар күрә. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны  Алабуга хастаханәсенә озаттылар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

22.06.2016 ел  03.22  Мөслим районы,  Ик елгасы.

Волонтерлар судан , 1999 елгы яшүсмер мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге малай 19 июнь көнне югалган булган. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

22.06.2016 ел 14.00 Баулы МР, Татар Кандызы авылы,  буа.

Узып баручылар судан, 2001 елгы яшүсмер мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар.  Фаҗиганең сәбәбе –җиһазландырылмаган  урында су коену.

22.06.2016 ел 16.30 Мамадыш МР,  Олы Шия авылы, буа.

Узып баручы судан, 2010 елгы малай мәетен чыгарды һәм хокук саклау органнарына тапшырды.  Фаҗиганең сәбәбе –җиһазландырылмаган  урында су коену.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International