Иртәгә 23 нче июньдә “Трудовые резервы” стадионында Казанда 2018 елда булачак Футбол буенча дөнья чемпионатының матчларының иминлеген тәэмин итүгә хәзерләнү нигезендә шәһәрнең ашыгыч хезмәтләре (янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, медиклар, газ һәм электр хезмәтләре, ЭЭМ хезмәткәрләре) белән комплекслы идарә ара күнегү үтәчәк.
Күнегүләр легендасы буенча өйрәнү чараларын үткәргәндә стадионда трибунаның үзәк бүлеге ягында түбә төзелешләре өлешчә ишелгән. Зыян күрүчеләр бар, шул исәптән, өемнәр астында калганнар да. Шартлы гадәттән тыш хәлне бетерүдә ГТХМ нан барлыгы 103 кеше һәм 22 берәмлек техника эшләтелгән. РСЧС көчләр һәм чараларның гомуми төркеме – 237 кеше һәм 25 берәмлек техника.