Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда - 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, печәнлектә – 1 янгын.
Сәбәпләре: транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, ризыкны пешергәндә ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән- 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, эзләү эшләренә – 2 тапкыр, коткаруга – 2 янгын.
21.06.2016 ел 08.05 Яр Чаллы шәһәре, Сидоровка авылы, Магистральная урамы, 21 нче йорт, ООО «Алкоторг».
Бер катлы бинада агач стеллажлар янган. Мәйданы 20 кв.м. Зарар һәм һәлак булучылар юк. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
21.06.2016 ел 02.00 Яшел Үзән шәһәре, Идел елгасы.
ГИМСның штатта булмаган инспекторы, 1980 елгы ир – атны коткарды. Ул фарватер янында су коенган . Коткаручылар аны күреп ярга чыгардылар. Вакыйганың сәбәбе – исерек хәлдә су коену.
21.06.2016 ел 12.45 Казан шәһәре, Совет районы, Комсомол елгасы.
ОСВОД хезмәткәрләре бата торган , 2002 елгы яшүсмерне коткардылар. 14 яшьлек яшүсмер ярдан 25 метр йөзеп китеп бата башлаган. ОСВОД хезмәткәре малайны коткарып ярга чыгардылар. Медицина ярдәме кирәк булмады. Вакыйганың сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су коену.
21.06.2016 ел 11.50 Яр Чаллы шәһәре, «Яр буе» паркы, Урман елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1973 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
21.06.2016 ел 12.10 Яр Чаллы шәһәре, Кама елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1980 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.