Яшел Үзәндә суда иминлек буенча профилактик рейд үтте

2016 елның 21 июне, сишәмбе

ГИМС ның Яшел Үзән инспекторлар бүлегенең хезмәткәрләре Яшел Үзәнчеләрнең иң яраткан коену өчен рөхсәт ителмәгән урыннарга барып, тагын бер рейд үткәрделәр. Куркыныч турында күп кисәтүләргә карамастан һәм җәйгечә кызу һава килү аркасында “кыргый” пляжларда ял итәргә теләүчеләр азаймый. Чүп-чардан, судан чыгып тора торган арматурадан, элек ял иткән кешеләрдән калып, ком эчендә яшеренгән ватык пыяладан кешеләр оялмый.

– Су көче – ул иң куркынычларыннан берсе, ул үзенә ышанганны да, физик хәзерләнгән кешене дә, инде балалар турында әйтмичә, “йота” ала. Вакыты белән без ял итүчеләр белән әңгәмәләр үткәрәбез, балалар лагерларына барабыз, белешмәлекләр бирәбез һәм үзеңне һәм якыннарыңны трагедиядән ничек саклап булганны сөйлибез. Телевизор экраннарыннан, радиодан, басма массакүләм мәгълүмат чараларыннан, Интернеттан һәрвакыт “акыллы фикер авазы” һәм куркыныч турында кисәтүләр ишетелә, ләкин, кызганычка каршы, күбесе хәвеф-хәтәрне ул түгел, ә кем дә булса башка кеше күрер дип уйлый, – дип сөйли ГИМС ның Яшел Үзән инспекторлар бүлегенең җитәкчесе Сергей Евсеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International