Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 83 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 38 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 6 янгын.

Сәбәпләре:  яшеннән – 3 янгын, газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.   

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  9 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар.  Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 2 янгын, янгынга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча– 8 тапкыр.

20.06.2016 ел  14.25 Әлмәт МР, Каенлык авылы, буа.

МЧС коткаручылары судан, 1967 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.  

20.06.2016 ел 18.45-21.05 Яр Чаллы , Кама елгасы.

МВД хәбәре буенча, 1980 елгы ир-ат Кама елгасында батып үлде. Водолазлар 100 м. тикшерделәр. Эзләнү нәтиҗәләрен бирмәде.

20.06.2016 ел 07.00-20.00 Мөслим торк сектор, Ик елгасы.

19 июнь көнне Ик елгасында, 1999 елгы яшьүсмер батып үлгән. 10 кв.км тикшерелде. Эзләнү нәтиҗәләрен бирмәде. Эзләү эшләре дәвам итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International