Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 93 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 20 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 36 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 2 янгын, каралтыда – 4 янгын, бакча йортында – 1 янгын.

Сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итүдән - 2 янгын,  сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын,  электр җиһазны кулланган вакытта  кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 6 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар.  Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 2 янгын, башка чакырулар буенча– 3 тапкыр.

19.06.2016 ел 08.30  Яшел Үзән шәһәре, Идел елгасы.

МЧС коткаручылары резин көймәне ярга чыгардылар. Әлеге көймәдә аңсыз,  1981 елгы ир-ат  була. Ир-ат хастаханәгә барудан баш тарта. Вакыйганың сәбәбе ачыклана.

19.06.2016 ел  10.50  Яңа Чишмә МР, Слобода Архангельская авылы, Шишмә елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 2005 елгы бала мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге бала 18.06.2016 ел югалган була. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.   

19.06.2016 ел  20.02  Яр Чаллы шәһәре, ГЭС поселыгы, Кама елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1994 елгы кыз мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге кыз 19.06.2016 ел югалган була. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.   

19.06.2016 ел  21.50  Түбән Кама МР,  Ильинка авылы, Долгое елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1974 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге ир 19.06.2016 ел югалган була. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International