Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 99 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 21 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 6 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 1 янгын.
Сәбәпләре: эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән - 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 1 янгын, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр.
17.06.2016 ел 19. 00 Арча МР, Чиканас авылы тирәсендәге буа.
Арча МР Чиканас авылы тирәсендә буада ике бала батып үлде, 2007 һәм 2008 ел. Балаларның үле гәүдәләрен узып баручы күреп ала. Аның сүзләре буенча башта ул су өстендә бер бала күрә, аны чыгарган вакытта икенче бала тап була.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.