Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2016 елның 17 июне, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 79 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 30 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 8 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 3 янгын, каралтыда – 4 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән - 1 янгын, чуп-чарны яндырганда ут белән саксыз эш итү -1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәбе ачыклана.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 4 янгын, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка чакыручылар буенча – 7 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International